Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәрби-патриотик тәрбия
28 февраль 2020, 17:50

Хәтерлибез, горурланабыз

Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!Хәтерлибез, горурланабыз

Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!

Хәтерлибез, горурланабыз

1-4 курслар командалары физкультура-савыктыру комплексының спорт залында сафта җыр башкарып, төгәл һәм бердәм атлау осталыгын күрсәтте. Әфган сугышы ветераннары җәмәгать берләшмәсе әгъзалары Фидель Саттаров һәм Риф Хәҗипов, район хәрби комиссарының хезмәткә чакыру буенча өлкән ярдәмчесе Энгельсина Хисамова, физкультура-савыктыру комплексының спорт-масса эше буенча директор урынбасары Рәдис Кифәтовтан торган жюри курсантларның тышкы кыяфәтен, командаларны дөрес үтәүләрен, адымнарның тигезлеген һәм башкаларны гадел бәһалады.

Һәр командир үзенең отрядын җиңүгә алып барырга тырышты. Командалар «Катюша», «Россиягә хезмәт итәм», «Жиңү көне», «Сөекле Россиям!» һәм башка билгеле җырларны профессиональ хәрби хорлар кебек бик оста башкарды. Командирлар үзләренең бу исемгә лаек булуларын исбатлады. Иң яхшылар арасында кызлар да булды. Чөнки бүген Ватан сакчылары арасында хатын-кызлар байтак.

Мондый чаралар студентлардан илебезнең чын патриотларын тәрбияли.

Айгљл ИСХАКОВА, укытучы.

Читайте нас: