Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хәрби-патриотик тәрбия
26 февраль 2020, 13:15

Ягез әле, егетләр!

Хәрби-патриотик тәрбияЯгез әле, егетләр!

Хәрби-патриотик тәрбия

Ягез әле, егетләр!

Район мәктәпләре арасында гимназия егетләренә тиңнәр табылмады. Гимназистлар командасы автомат сүтеп-җыюда, йөзү буенча эстафетада – беренче, сафта йөреп җырлау, аркылы борыста күтәрелүдә икенче нәтиҗүләрне күрсәтте.

Иске Тукмаклы егетләре команда исәбендә икенче урынны алды. Алар катнаш эстафетада – беренче, борыста күтәрелү һәм йөзүдә өченче булды.

Иске Кормаш һәм 1нче урта мәктәпләр командалары өченче урынны бүлештеләр. Искекормашлылар сафта йөрүдә – беренче, борыста күтәрелүдә – өченче, автомат сүтеп-җыю һәм катнаш эстафетада дүртенче нәтиҗәләрне күрсәтте.

1нче урта мәктәп егетләре йөзүдә – икенче, сафта йөрүдә, автомат сүтеп-җыюда икенче булды.

Призлы урынны алмасалар да, Карача-Елга командасы да матур гына күрсәткечләргә иреште. Егетләр борыста күтәрелүдә һәм катнаш эстафетада мактаулы икенче урынны алды.

Урта махсус уку йортлары арасында авыл хуҗалыгы колледжы егетләре – беренче, књппрофильле колледж командасы икенче нәтиҗәләрне күрсәтте.

Рамил ХАФИЗОВ.

Читайте нас: