Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәрби-патриотик тәрбия
14 февраль 2019, 16:09

Онытылмас очрашу

Онытылмас очрашу

Балалар янына кунакка отставкадагы майор, Уфа юридик институты музее җитәкчесе Дарис Әүхәдиев һәм Иван Герасимов килде.


Алар хезмәт иткән еллары, әфган халкын ничек яклаулары, юллар, больницалар, мәктәпләр төзүдә ярдәм күрсәтүләре, сугышта нинди хәрби техника кулланылуы һәм башкалар турында сөйләде.

Малайлар һәм кызлар аларның чыгышын тын да алмый тыңладылар, күргәзмәгә куелган орден һәм медальләр, корал үрнәкләре һәм элемтә чаралары, совет һәм әфган солдатларының хәрби киемнәрен кызыксынып карадылар.

Чара укучылар хәтерендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.


Миләүшә РАМАЗАНОВА, җыйныф җитәкчесе.

Читайте нас: