Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
16 март 2021, 09:38

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бњлегендә 61 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 167 очрагы ачыкланды.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 129 административ беркетмә төзеде.

Бакча йортын басканнар

Уфа кешесе аның «Исток» бакчачылык ширкатендәге йортының йозакларын ватып, ишекләрен ачулары турында полициягә хәбәр итә. Бу факт буенча тикшерү үткәрелә.

Рәхәтләнеп алдыйлар

Воецкое авылында яшәњче бер хатыннан, ВКонтакте челтәре аша акча күчерәм дип, банк картасы мәгълүматларын алалар. Әлбәттә, аңа бер тиен дә акча күчермиләр, ә үзенең булган бар акчасы юкка чыга. Тикшерү үткәрелә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу љлкәсендә законнарны бозу», «Резина фатир» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мђгълњматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ ђзерлђнде.

Читайте нас: