Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
10 февраль 2021, 11:55

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 77 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 184 очрагы ачыкланды, шуларның егерме өчесе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 148 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.

Шаяртсаң да җаваплылыкны онытма

Первушино авылы кешесе шушы авылда бер ирне үтерүләре турында полиция бүлегенә ялган хәбәр җибәрә. Шалтыратучы кеше ачыкланган, аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Бер үк тырмаган баскан

Исерек хәлдә машинасына идарә итеп бер тапкыр тоткарланучы Илморза авылы кешесе тагын да бер үк тырмага баса – янә исерек көе руль артына утыра һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Битлексез йөрмә!

Битлек киеп йөрү режимын бозганнары өчен унбер кеше административ штрафка тарттырылды. Барлык җәмәгать урыннарында маска режимы саклануы турында онытмагыз!

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә законнарны бозу» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мзгълүматлары буенча әзерләнде.

Читайте нас: