Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
2 февраль 2021, 17:31

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 100 хәбәр теркәлде, шуларның егерме бере – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 186 очрагы ачыкланды, шуларның егерме җидесе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 147 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.

Карак барыбер табылачак

Үгез авылында яшәүче бер ханым «Штиль» маркалы бензин пычкысын урлаулары турында хәбәр итә. Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре җинаятьнең шушы авыл кешесе башкаруын ачыклый. Әлеге факт буенча ќинаять эше кузгатылды.

Џаман алданабыз

Гәзитебез битләрендә телефон мошенниклары турында кат-кат искәртсәк тә,һаман да алданучылар табыла. Кушнаренкода яшәүче бер хатын-кыз билгесез затның үзен «Сбербанк» хезмәткәре булып таныштырып, әңгәмә барышында банк счетының шәхси кабинет мәгълүматларына ия булуы, соңыннан законсыз рәвештә 125000 күләмендә кредит алып, шушы акчаларны урларга тырышуы турында хәбәр итә. Әлеге факт буенча мошенниклык өчен җинаять эше кузгатылды.

Бђла аяк астында

М-7 трассасының Карача-Елга авылы янындагы өлешендә 20 тонна катнашазык төялгән «Мерседес» йөк машинасы һәм «Лада Гранта» бәрелешә. Аның нңтиҗәсендә җиңел машинадагы водитель һәм аның янәшәсендәге иптәше вафат була, тагын ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла. Авариянең төп сәбәбе – йөк машинасы шоферының йөрәге тотуы аркасында аның машинага идарә итүне югалтуыӘлеге факт буенча тикшерњ бара.

Битлек кимәгән өчен

Битлек киеп йөрү режимын бозганнары өчен унбиш кеше административ штрафка тарттырылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә законнарны бозу» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Читайте нас: