Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
15 декабрь 2020, 18:03

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 92 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 196 очрагы ачыкланды, шуларның унсигезе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренә, берсе – ата-ана вазыйфасын үтәмәү, унбере – үзизоляция режимын бозу.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 154 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.

Хәбәр итеп, дөрес эшләгән

Эчке эшләр бүлегенә водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән Кушнаренко авылы кешесеннең ВАЗ-2110 автомобилендә китеп баруы турында аноним хәбәр килә. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны тоткарлый. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Андый танышың булмасын

Кушнаренко авылында яшәүче бер хатын-кыз танышының аның йортыннан Лада-Веста автомобиле ачкычын рөхсәтсез алуы һәм машинага утырып чыгып китүе турында хәбәр итә. Җинаятьче тоткарланды. Ул утыз җиде яшьлек район үзәге кешесе булып чыкты. Җинаять эше кузгатылды.

Бәйрәм күрке була алмаганнар

Урманда шактый гына чыршы агачын кисүләре ачыклана. Эзләү чаралары барышында алар пилорам ихатасында табыла. Тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

*

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә законнарны бозу», «Призывник» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: