Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
3 декабрь 2020, 12:30

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 98 хәбәр теркәлде, шуларның тугызы – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 197 очрагы ачыкланды, шуларның ундүрте – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 157 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән биш кеше тоткарланды.
«Дуслык» югалган
Илморза авылы кешесенең йорт верандасыннан «Дружба» бензин пычкысы югала. Ул моңарда дусларыннан шикләнә. Караклар ачыкланды, пычкы тартып алынды. Урлау һәм урлаганны сатарга маташу өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Күпме алданырга була соң?
Кушнаренко авылында яшәүче бер кешегә, үзләрен саклык банкы хезмәткәрләре дип танытып, биш телефоннан шалтыраталар. Картасыннан акчасын урларга маташалар дип, яшерен мәгълүматларын алалар. Бу артык ышанучан кешенең банк картасыннан шул ук минутта 150 мең сум акчасы юкка чыга.
Их, Бөре кызлары!
ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән Бөре районы кызын туктаталар. Аның мондый гамәлне икенче тапкыр кылуы ачыклана. Транспорт чарасы тартып алынып, штраф стоянкасына куелды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Аңарда өмет юк инде
Урта Акбаш авылында яшәүче бер хатын-кыз Шәрип авылы кешесенең аның йортыннан банк картасын урлап, җиде мең сум акчасын туздыруы турында полициягә хәбәр итә. Картасын кире кайтарган, ләкин акчаны бирергә уйламый. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чик йоктыргач, соң булыр
Коронавирус инфекциясе таралуын искәртү өчен кертелгән кагыйдәләрне бозган өчен унике кеше административ җаваплылыкка тарттырылды. Битлек киеп йөрү үзең өчен, чир йоктыргач, соң булыр.
* * *
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә законнарны бозу», «Призывник» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: