Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
25 ноябрь 2020, 18:02

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 82 хәбәр теркәлде, шуларның уникесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 171 очрагы ачыкланды, шуларның унсигезе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, сигезе–битлек режимы кагыйдәләре үтәмәү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 131 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.

Телефонга кызышкан

Кушнаренко авылында яшәүче бер ир таныш хатынның телефонын урлый. Карак ачыкланды, телефон хуҗасына кайтарып бирелде. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Кибеткә төшкәннәр

Каратәкә авылындагы кибеттән серле рәвештә акча һәм берникадәр товар юкка чыга. Йозак ватылмаган, тәрәзәләр исән, стенаны каерып кергән урын да юк. Ләкин полиция хезмәткәрләре бу башваткычны тиз чишә–кибеткә җирне казып астан кергәннәр. Кырын эшкә балигъ булмаган үсмерләр дә җәлеп ителгән. Җинаять эше кузгатылды.

Үтерү белән янаганнар

Иске Камышлы авылында яшәүче 58 яшьлек бер хатын-кыз туганының 19 яшьлек улы берничә тапкыр үтерә белән янавы турында полицияга хәбәр итә. Кувыково авылында бер ирнең дә шулай әтәчләнүе ачыклана. Мондый янауларны фаҗига белән тәмамлану очраклары да сирәк түгел. Ике факт буенча да җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Урман корткычлары

Иске Баскак авылы урманында рөхсәтсез сигез төп корычагач (ясень) кисүләре ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Ялган теркәүгә керткән

Султанай авылында бер кеше чит ил гражданинын ялган теркәүгә керткән. Тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Бер чиге булыр инде

ЮХИДИ хезмәткәрләре Тарабердино авылында ВАЗ-2110 автомобилен туктата. Аңа водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән исерек хәлдәге 33 яшьлек шушы авыл кешесе идарә итүе ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә законнарны бозу», «Призывник» «Көнкүреш» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: