Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
16 ноябрь 2020, 18:00

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 90 хәбәр теркәлде, шуларның алтысы – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 185 очрагы ачыкланды, шуларның унөче – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, уникесе–маска режимы кагыйдәләре үтәмәү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 150 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Шундый ахирәт буламы?!

Кушнаренко авылында яшәүче бер хатын-кызның ахирәте банк картасын урлый һәм андагы 11500 сумны үз кирәк-ярагына туздыра. Җинаять эше кузгатылды.

Телеңә хуҗа булмасаң

Полиция хезмәткәре Иске Кормаш кешесе идарә иткән «Лифан» автомобилен туктата. Аның пассажиры–Кушнаренко авылында яшәүче бер хатын-кыз кешеләр алдында закон сакчысына оятсыз сүзләр әйтә. Материаллар җинаять эше кузгату өчен тикшерү комитетына тапшырылды.

Әйбер дә юк, акча да...

Кушнаренко авылы кешесе «ВКонтакте» челтәрендәге белдерү буенча үзенә кирәкле әйбергә заказ бирә һәм 16500 сум акча күчерә. Шактый гына көтсә дә, әйбер дә юк, акча да... Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Наркотиклар табылган

Кушнаренко авылы кешесенә карата РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе буенча (наркотикларның законсыз әйләнеше) җинаять эше кузгатылды.

Сыйланып юлга чыккан

ЮХИДИ хезмәткәрләре Уфа кешесе идарә иткән җиңел автомобильне туктата. Руль артындагы адәм, водитель таныклыгы булмау өстенә, юлга шактый салмыш хәлдә чыккан. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә законнарны бозу», «Призывник» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Читайте нас: