Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
10 июнь 2020, 13:00

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 108 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 157 очрагы ачыкланды, шуларның унөче – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, тугызы – үзизоляция режимы кагыйдәләрен үтәмәү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган љчен 126 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.

Шундый күршең булмасын!

Первушино авылы кешесе эчке эшләр бүлегенә күршесенә «Штиль» бензин пычкысын биреп торуы, ә тегесенең аны сатып җибәрүе турында хәбәр итә. Тикшерү үткәрелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Субайда да урлашсыннар ђле!

Субай авылы кешесенең урамда калган велосопедын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.

Ялган пропискага керткән

Чит ил гражданнарын яшәү урыннары буенча тикшергәндә берничә кешенең ялган пропискага кертелүе ачыкланды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Исереккә диңгез тубыктан

Юл-патруль хезмәте инспекторлары җиңел автомобильне туктата. Аңа идарә иткән 34 яшьлек Кувыково авылы кешесе исерек булып чыга. Моңа кадәр дә ул салмыш хәлдә руль артында тотылган була. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Призывник», «Урман» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: