Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
2 июнь 2020, 12:48

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 142 хәбәр теркәлде, шуларның унысы – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 186 очрагы ачыкланды, шуларның уникесе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, унбере үзизоляция режимын бозу.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 148 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.

Ни эшең бу, авылдаш!

Байталлы авылы кешесе эчке эшләр бүлегенә аның йортыннан кәрәзле телефон һәм планшетын урлаулары турында хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре каракны тиз ачыклады. Ул утыз биш яшьлек шушы авыл кешесе булып чыкты. Җинаять эше кузгатылды.

Йортыңны да сүтәрләр

Мәмәк авылында кеше яшәмәгән бер хуҗалыкның коймасыннан уналты баганасын суырып алып киткәннәр. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Ничек кенә алдамыйлар!..

Карача-Елга авылында яшәүче бер кыз, ОСАГО иминият полисы терким дип, аның 8800 сум акчасын алдап алулары турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре җиңел кәсеп белән акча эшләргә теләүчене тиз таба. Ул Дүртөйле районының Исмаил авылында яшәүче егерме алты яшьлек хатын-кыз булып чыга. Җинаять эше кузгатылды.

* * *

Кушнаренко авылында яшүче егерме алты яшьлек хатын-кызга кемдер њзен Саклык банкы хезмәткәре дип таныта һәм аның картасыннан акча урлаулары турындла хәбәр итә. Акчасын тагын да урлауларын искәртү өчен карта мәгълүматларын сорый. Тегесе башка банкларда да акчасы булуын әйтә һәм аларның да карта мәгълүматларын бирә. Шуннан элемтә өзелә. Соңлап булса да карталар иясенең башына алдамадылармы икән дигән уй керә. Банкларга шалтырата. Аның карталарыннан утыз сигез мең сумга якын акчасын урлаулары ачыклана.

* * *

Шул ук көнне Кушнаренко авылында яшәүче утыз тугыз яшьлек тагын бер хатын-кызны алдыйлар. Анысы да артык уйлап тормый банк карталары турында тулы мәгълүматны әйтә. Аның өч банк картасыннан җыенысы 61 мең 519 сум акчасы юкка чыга. Җинаять эше кузгатылды.

Куркытып талаганнар

Рәсмәкәй авылында яшәүче унтугыз яшьлек егет куркытып акчасын алулары турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре кеше акчасына кызыгучыларны ачыклады.

* * *

Купай авылында яшәүче егерме алты яшьлек бер хатын-кыз аның кәрәзле телефонын алулары турында хәбәр итә. Бу фактлар буенча тикшерү үткәрелә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Призывник», «Игътибар: балалар!», «Урман» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: