Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 134 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 170 очрагы ачыкланды, шуларның ундүрте – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 151 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән җиде кеше тоткарланды.
Һаман алданалар
Үзен банк операторы итеп танытып, берәү Калтай авылы кешесенә урланган акчаңны кайтарабыз дип аның картасы турында мәгълүматларын әйттерәләр. Аннан инде картада булган акчасын урлыйлар. Бу факт эше буенча җинаять эше кузгатылды.
«Молотов коктейле» ташлаган
Тарабердино авылы кешесе аның йортына янучы сыекча тутырылган шешә ташлаулары турында полиция бүлегенә хәбәр итә. Җинаять эше кузгатылды.
Үзебезнең караклар җитмәгән!
Кушнаренко авылы кешесе полициянең дежур частена аның кәрәзле телефонын урлаулары турында хәбәр итә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре каракны тиз ачыклый. Ул Уфа районы кешесе булып чыкты.
Җылыту казанын урлаганнар
Түбән Акбаш авылы кешесенең йортыннан җылыту казанын урлаганнар. Җинаять эше кузгатылды.
Үз исәнлекләренә битарафлар
Үз исәнлекләренә битараф булып, башкалар саулыгына куркыныч тудыручы кешеләр дә табылып тора. Битлек киеп йөрү режимын үтәмәгән өчен унике кушнаренколы административ җаваплылыкка тарттырылды.
* * *
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Призывник», «Игътибар: балалар!», «Мәк» «Урман» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: