Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 99 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 154 очрагы ачыкланды, шуларның унбише – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 125 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән алты кеше тоткарланды.

Төрмәдә ашатырлармы?

Полиция хезмәткәрләре «Магнит» кибетеннән икенче тапкыр азык-төлек урлаган Уфа кешесен тоткарлады. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Ябып куйсалар, төрмәдә бушка ашап ятачак инде.

Исереккә диңгез тубыктан

Юл-патруль хезмәте экипажы район үзәгендә исерек хәлдәге гражданнарны тоткарлаганда, тегеләре каршылык күрсәтә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итү өчен материаллар тикшерү бүлегенә тапшырылды.

Караклар тотылган

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре район үзәгендә ике канализация коесы капкачын урлаучыларны тоткарлады. Материаллар җинаять эше ачу өчен тикшерү бүлегенә тапшырылды.

Видеокамера күргән

Кушнаренко авылында бер кибет яныннан билгесез бер кеше «Кама» велосипедын урлый. Карак тиз тотылыр дип ышанасы килә, чөнки бу вакыйганы видеокамера теркәгән.

Күпме битлек килер иде!

Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү кагыйдәләәрен бозган өчен җиде кешегә административ штраф салынды. Бу акчага күпме битлек сатып алып булыр иде! Эчке эшләр бүлеге җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүнең мотлак булуын тагын бер тапкыр исегезгә төшерә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Призывник», «Арсенал», «Урман» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: