Яңа көн
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 144 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 163 очрагы ачыкланды, шуларның уникесе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 144 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.

Кунак булсаң, тыйнак бул

Түбән Акбаш авылында яшәүче бер кеше полиция бүлегенә акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бу кырын гамәлдә шикле гражданинны тоткарлый. Ул Благовещен районы кешесе булып чыга.

Режимны бозган

Йогышлы чир таралуын искәртү максатында, район эчке эшләр бњлеге хезмәткәрләре «COVID-19» диагнозы белән изоляция режимын бозып, Уфа шәһәреннән качкан гражданинны тоткарлады. Аңа карата административ эш кузгатылды.

Икешәр ятьмә белән

Ике ятьмә кулланып, Агыйдел елгасында резина коймәдә балык тоткан Уфа районы кешесе тоткарланды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Призывник», «Алкоголь» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: