Яңа көн
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
28 апрель 2020, 12:51

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 94 хәбәр теркәлде, шуларның бишесе – ќинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 151 очрагы ачыкланды, шуларның тугызы – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, кырык өче – үзизоляция режимын бозу.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 115 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.


Кәһва эчәсе килгәнме?

«Пятерочка» кибетеннән билгесез кешенең алты банка кәһва урлавы турында полициягә хәбәр итәләр. Хокук саклаучылар кәһва эчәргә теләүчене тиз ачыклый. Ул Тарабердино авылы кешесе булып чыга. Җинаять эше кузгатылды.

Җиңел генә котылмас

ЮХИДИ хезмәткәрләре Кушнаренко авылы кешесенең автомобильгә икенче тапкыр исерек хәлдә идарә итүен ачыклады. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Бакча үсәрме соң?

Әхмәт авылы янындагы җиләк-җимеш хуҗалыгыннан кемдер агач үсентеләрен казып алып киткән. Бар да шулай кыланса, бакча үстереп булырмы соң? Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Караклар тотылды

Кушнаренко авылы кешесе полициягә водитель таныклыгы, банк картасы һәм акчасы булган кошелегын урлаулары турында хәбәр итә. Җинаятьчеләр ачыкланды. Алар ике Уфа кешесе булып чыкты. Тикшерү үткәрелә. Җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Призывник», «Алкоголь», «Экология» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: