Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
21 апрель 2020, 16:44

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 107 хәбәр теркәлде, шуларның бишесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 117 очрагы ачыкланды, шуларның унбере – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, утыз бере – үзизоляция режимын бозу.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 123 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән биш кеше тоткарланды.
Бакча йортын басканнар
Уфа кешесе үзенең Кушнаренко районындагы бакча йортыннан телевизор урлаулары турында полициягә хәбәр итә. Тикшерү үткәрелә. Җинаять эше кузгатылды.
Үсмернең велосипедын урлаганнар
Кушнаренко авылында күпфатирлы йорт подъездыннан үсмерләр велосипедын алып киткәннәр. Җинанять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Аянычлы үлем
Первушино һәм Гуровка авыллары арасында юлда тәкмәч аткан ВАЗ-2106 автомобиле табыла. Янәшәдә бер кыз мәете була. Оператив төркемнең урынга барып тикшерүе нәтиҗәсендә яшьләрнең машинада йөрергә чыгулары, исерек хәлдәге егетнең транспорт чарасына идарә итә алмыйча аны аударуы ачыклана. Вакыйга нәтиҗәсендә унбиш яшьлек Илморза авылы кызы фаќига урынында һәлак була. Җинаять эше кузгатылды.
Полиция ятьмәсенә эләккәннәр
Полиция хезмәткәрләре Чакмагыш-Кушнаренко юлында ике кеше утырган автомобильне туктата. Аның багажнигында ятьмә һәм балык булуы ачыклана. Тикшерү үткәрелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
* * *
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Призывник», «Алкоголь», «Купюра», «Металл», «Экология» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: