Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
2 апрель 2020, 12:36

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 69 хәбәр теркәлде, шуларның бишесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 178 очрагы ачыкланды, шуларның егерме бише – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, берсе бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү.
ЮХИДИ бњлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 144 административ беркетмә тљзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Үрнәк алыгыз!

Әхмәт авылында яшәүче 65 яшьлек кешегә кемдер телефоннан шылытыратып, үзен Саклык банкы хезмәткәре дип таныта һәм карта мәгълүматлары сорый. Әмма «Яңа көн» гәзитен даими укып барган абзый полициянең мондый алдарлар кармагына эләкмәскә чакырган мөрәҗәгатләреннән хәбәрдар була һәм алданмый. Менә шундый кешеләрдән үрнәк алырга һәм район гәзитенә язылырга кирәк!

Азык-төлек урлаган

Полиция хезмәткәрләре бер кешенең «Магнит» кибеттеннән азык-тљлек урлавын ачыклый. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Двигательне сүтеп алганнар

Кувыково авылы янындагы шәхси пилорамнан электр двигателен сүтеп алып киткәннәр. Карак ачыкланды, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Сатып эчәлмәгән

Полиция хезмәткәрләре 22 яшьлек Кувыково авылы кешесенә карата җинаять эше ачу мәсьәләсен хәл итә. Егет җинаять юлы белән ия булган әйберне сатып җибәрергә маташкан.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Игътибар: балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: