Яңа көн
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
23 март 2020, 17:37

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 76 хәбәр теркәлде, шуларның сигезе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 205 очрагы ачыкланды, шуларның егермесе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 164 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән биш кеше тоткарланды.

Чүп контейнерын да урлагач инде

Тарабердино авылының Үзәк һәм Юл урамнарындагы чүп контейнерлары югалган. Тикшерү үткәрелә.

Катырак җәза алачак

ЮХИДИ хезмәткәрләре транспортка икенче тапкыр исерек тапкыр идарә иткән кушнаренколыны тоткарлады. Хәзер инде штраф белән генә котылып кала алмаячак. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Тәгәрмәчсез калдырганнар

Кушнаренко авылында «Ивеко» автомобиленнән һәм аның ярымприцебыннан тәгәрмәчләрен салдырганнар. Хәтта запасларын да калдырмаганнар. Җинаять эше кузгатылды.

Койма коярга тњгелдер

Кушнаренко авылында бер кешенең шәхси хуҗалыгыннан багана өчен дип тәгаенләнгән тимер торбаларны урлаганнар. Әлбәттә, койма кояр өчен түгел инде ул. Караклар ачыкланды. Алар 34 һәм 39 яшьлек район үзәге кешеләре булып чыкты. Җинаять эше кузгатылды.

Караклар күбәйде

Кушнаренко авылында берәүнең гаражыннан бензин пычкысын алып чыкканнар. Икенче кешенең каретнигыннан 2600 сумлык кирәк-ярагын урлаганнар. Бу фактлар буенча җинаять эше кузгатылды.

Кесәсеннән алганнар

1нче урта мәктәптә бер кызның гардероб бүлмәсендә калдырылган курткасыннан 5 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.

Ике пошины яралаганнар

Аучылык хуҗалыгы биләмәсендә браконьерлар атып яралаган ике поши табылды. Җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Бурычлы», «Игътибар: балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: