Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
17 март 2020, 12:11

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 77 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 160 очрагы ачыкланды, шуларның унҗидесе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 128 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Җәрәхәтләнү сәбәбе ачыклана

Полициянең дежур бүлегенә район больницасыннан уң иңбашы кадалып җәрәхәтләнгән 28 яшьлек кушнаренколы хатын-кыз китерелүе турында хәбәр итәләр. Тикшерү үткәрелә.

Бакыр да алтын хакымы?

Җинаятьчеләрен эзләү бүлеге хезмәткәрләре 34 яшьлек Кушнаренко кешесенең берәүнең гаражына үтеп кереп, бакыр чыбыклар урлавын ачыклый. Җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Җәяүле», «Игътибар: балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: