Яңа көн
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
13 март 2020, 12:01

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 52 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Администартив хокук бозуның 196 очрагы ачыкланды, шуларның унөче – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 177 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.
Болай да бирер иде
Билгесез кеше Урта Акбаш авылында яшәүче сиксән җиде яшьлек пенсионер әбинең ихатасына кереп, бик каты тукмый. Каза күрүченең хәтта чәлтер сөяге чәрпәкләнә. Аннан әбинең йортыннан 600 сумга якын акча урлый. Мондый ерткычлык нигә кирәккәндер, карчык мондый гына акчаны болай да бирер иде, мөгаен. Җинаятьче табылды. Ул беркайда да эшләмәүче Уфа районы кешесе булып чыкты. Җинаять эше кузгатылды.Алданасы килгән алдана«Яңа көн» гәзитенә язылмау нәтиҗәсендә зур матди зыян күрү ихтималлыгы ачыкланды, чөнки атна саен диярлек мошенникларның, телефон аша алдап, ышанучан кешеләрнең шактый күләмдә акчаларын урлаулары турында язабыз. Гәзит алмаган кеше моны укымый һәм алданып, акчасыннан колак кага. Менә узган атнада гына Кушнаренко авылында яшәүче 46 яшьлек бер кешенең банк картасыннан 15500 сум акчасын шуытканнар. Район үзәгендә яшәүче 44 яшьлек бер хатынга кемдер үзен «Альфабанк» хезмәткәре дип танытып, аның карталарыннан акча урларга маташулары турында әйтә һәм карталарындагы сумманы башка счетка күчерергә куша. Тегесе бер картасыннан 50 мең, икенчесеннән 35 мең сум күчерә. Аннан телефонының зарядкасы бетә. Теге кеше соңрак тагын шылтыратырмын ди. Ярты сәгатьтән соң хатын калган 18 мең сум акчасын да күчерә. Шуннан соң сөйләшү өзелә. Акча юкка чыга. Бу фактлар буенча җинаять эше кузгатылды.
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Җәяүле» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: