Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
3 март 2020, 18:20

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 49 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 160 очрагы ачыкланды, шуларның ундүрте – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 144 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Чирме әллә?

Узган атнада гына Иске Тукмаклы авылында яшәүче бер кешенең элекке хатынына үтерү белән янавы турында язган идек. Әллә моның вирусы таралганмы – тагын бер ир хатынына «Мин сине сугып үтерәм!» дип әтәчләнгән. РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Эчәләр дә... очалар

ЮХИДИ хезмәткәрләре 32 яшьлек Кушнаренко кешесе идарә иткән ВАЗ-20193 автомобилен туктата. Водитель таныклыгы булмау гына түгел, тегесе исерек тә булып чыга. Кемнәрдер эчәләр дә, аннан юл астына очалар. Бу кеше үзен үлемнән коткарып калган љчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтле булырга тиеш.

Алданып торалар

Полиция бүлеге телефон мошенникларыннан сак булырга кирәклеге турында гәзит аша даими искәртеп торса да, алданучылар табылып тора. Кушнаренко авылында яшәүче алтмыш яшьлек хатынга, үзләрен банк хезмәткәрләре дип танытып, телефоннан шалтыраталар. Аның акчасын алырга маташулары турында хәбәр итеп, картадагы унике санны һәм аның кодын сорыйлар. Тегесе икеләнеп тормый, әйтә. Шуннан соң картасындагы 5582 сум 50 тиен акчасы юк була. Җинаять эше кузгатылды.

Тагын бер тапкыр искәртәбез: банк хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша карта турындагы мәълүматларны сорамый. Алданмагыз!

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: