Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
26 февраль 2020, 12:50

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 85 хәбәр теркәлде, шуларның алтысы – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 217 очрагы ачыкланды, шуларның егерме җидесе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шүгыльләнү һәм исерек килеш күренү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 175 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Төзеп бетермәс борын

Кушнаренко авылында төзелүче янгын часте бинасыннан биш данә яктырту шкафын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.

Пин-кодын каян белгән?

Кушнаренко авылы кешесенең банк картасын урлап, андагы егерме алты мең сум акчасын алганнар. Җинаять эше кузгатылды. Тикшерү үткәрелә.

Бер киселгән икмәк ябышмый...

Иске Тукмаклы авылында яшәүче утыз алты яшьлек ир үзенең элекке хатынына үтерү белән янаган. Бер сүнгән мәхәббәтне куркытып кына кайтарып булмый бит. Җырдагыча, бер киселгән икмәк – ябышмый. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Алтыда кермәгән – утыз биштә дә керми

ЮХИДИ хезмәткәрләре Кушнаренко авылында яшәүче 34 һәм 35 яшьлек ике ирнең автомобильгә исерек хәлдә икенче тапкыр идарә итүләрен ачыклады. Мәкальне үзгәртеп әйткәндә, алтыда кермәгән – утыз биштә дә керми инде ул. Бу ир-узаманнарына карата җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Контрафакт», «Үсмер – гаилә» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: