Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
19 февраль 2020, 12:46

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 60 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 198 очрагы ачыкланды, шуларның егерме бише – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 156 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән биш кеше тоткарланды.

Шул авыл кешесеме?

Бардовка авылында «Норд» крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәсендәге Нива комбайнының вариаторын урлаганнар. Шул адәм актыгын авыл кешесе дип әйтеп буламы соң?! Заманында мондый җинаятьләр өчен судсыз-нисез тотып атарлар иде. Тикшерү үткәрелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Үтерер дә!

Бакай авылында яшәүче бер ир өйдәш хатынына үтерү белән янаган. Үтерер дә – интернет челтәрендә мондый хәбәрләр тулып ята. Бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

Әҗәлен эзләп йөриме?

Кушнаренко авылында яшәүче бер кеше транспортка исерек хәлдә идарә иткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән була һәм зур гына штраф түли. Ләкин моңардан сабак алмый, тагын кызмача хәлдә автомобилендә чыгып китә. Әҗәлен эзләп йөриме диясе генә кала инде. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Контрафакт» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: