-14 °С
Болытлы
Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 53 хәбәр теркәлде, шуларның берсе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 195 очрагы ачыкланды, шуларның унбише – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, дүртесе бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү, өчесе – вак хулиганлык.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 154 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Административ күзәтчелек» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.