Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
6 февраль 2020, 18:23

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 67 хәбәр теркәлде, шуларның берсе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 171 очрагы ачыкланды, шуларның ундүрте – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 140 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.

Көче җиткән

Кувыково авылында яшәүче 21 яшьлек егет балигъ булмаган авылдашын тукмап, аңа тән җәрәхәтләре ясый. Җинаять эше кузгатылды.

Юлларда сак булыгыз!

Эчке эшләр бүлегенең дежур часте һава шартлары бозылу сәбәпле, юлларда аварияләрнең артуы турында хәбәр итә һәм автомобильчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыра.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Җәяүле» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: