Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
28 гыйнвар 2020, 12:30

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасыУзган атнада эчке эшләр бүлегендә 83 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында.

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 83 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 102 очрагы ачыкланды, шуларның унбере – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 176 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.

Кунакчыл дип тормаган

Кушнаренко авылында 26 яшьлек Кушнаренко кешесе үз йортында Шәрип авылыннан килгән 23 яшьлек егет белән аракы эчеп утыра. «Аекның – акылында, исерекнең – телендә» дигән кебек, сүз артыннан сүз чыга, кунак, хуҗага рәхмәт әйтәсе урынга, пычак белән кадый. Шәрипле кулга алынды, аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Каеш белән ярган

Урта Акбаш авылында яшәүче элек хөкем ителгән бер хатынны өйдәш ире трактор каешы белән тукмый, аңа үтерү белән яный. Тикшерү үткәрелә.

Ирек кадерен белмәгәч...

Бәйкәй авылында яшәүче административ күзәтчелек астында булган кешенең суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне даими бозуы ачыклана. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Җәяүле» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: