Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
21 гыйнвар 2020, 18:07

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы

Узган ике атнада эчке эшләр бүлегендә 177 хәбәр теркәлде, шуларның бишесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 308 очрагы ачыкланды, шуларның утыз дүрте – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, сигезе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 246 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Урам чүпкә күмелсенме?

Гомәр авылының Тау урамындагы чүп контейнеры югалган. Тикшеү үткәрелә.

Җинаять урынында тотылганнар

Полициянең дежур частена сак хезмәтеннән район үзәгендәге бер кибет тәрәзәсен ватулары турында хәбәр итәләр. Тиз арада барып җиткән тикшерү-оператив төркем кибеткә төшәргә җыенган 23 һәм 25 яшьлек ике Кушнаренко кешесен җинаять урынында тота. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Эшләрдән түгел инде

Кушнаренко авылында бер кешенең столяр цехыннан эш коралларын урлаганнар. Эшләрдән түгел бит инде, сатып эчәр өчен, мөгаен. Җинаять эше кузгатылды.

Кибетләрдән урлап йөргән

Полиция хезмәткәрләре Талбазы авылыннан килеп, район үзәге кибетләреннән әйбер урлап йөргән бер хатын-кызны тоткарлады. Тикшерү үткәрелә.

Мылтыксыз калулары мөмкин

Полиция хезмәткәрләре Кушнаренко авылында ике кеше утырган «Нива» автомобилен туктата. Корал йөртү кагыйдәләрен бозып, аларның ау мылтыгын җыйган килеш йөртүләре ачыклана. Корал тартып алынды, аны конфискацияләү мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Наркотикларга – киртә» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: