Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
16 декабрь 2019, 11:59

Җинаять хроникасы 2-15 дек.2019

Җинаять хроникасыУзган ике атнада эчке эшләр бүлегендә 182 хәбәр теркәлде, шуларның унсигезе – җинаятьләр турында.

Җинаять хроникасы

Узган ике атнада эчке эшләр бүлегендә 182 хәбәр теркәлде, шуларның унсигезе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 317 очрагы ачыкланды, шуларның кырык өче – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, бишесе – вак хулиганлык, икесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 261 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.

Гаебен танып килгән

Кырык җиде яшьлек Чыршы-Тартыш кешесе авылдашының бензин пычкысын урлый. Вөҗданы тынгы бирмәгәндерме, ул гаебен танып, полициягә үзе килә. Тикшерү үткәрелә.

Исемен белә дә бит...

Кырык алты яшьлек тарабердинолы ул исемен генә белгән бер ир аның акчасын урлавы турында полициягә хәбәр итә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

Тамак туйдырып йөриләрме?

Полициягә билгесез кешеләрнең «Магнит» кибетеннән ашамлыклар урлаулары турында хәбәр итәләр. Тикшерү барышында бу гражданнарның Чакмагыш һәм Дүртөйле районнарында да шундый ук җинаятьләрне ясаулары ачыкланды.

Кырык биш тоннага алдаган

Кушнаренко авылы кешесе, юл төзү-ремонтлау идарәлеге хезмәткәрләрен алдап, 45 тонна ком-таш урлаган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Кешенекен үзләштергән

Кушнаренко авылында яшәүче алтмыш дүрт яшьлек хатын банкоматтан 15 мең сум акчасын алырга онытып, чыгып китә. Кире кергәндә, аңардан җилләр искән була. Полиция хезмәткәрләре кеше акчасын үзләштерүчене ачыклар дип ышанасы килә.

Бурычны автомобильләтә алырга уйлаган

Утыз ике яшьлек Кушнаренко кешесе автосервистан танышының машинасын алып китә. Имеш, ул моны автомобиль хуҗасыннан аласы бурычын каплау максатында эшләгән. Аңа карата транспорт чарасын урлап алып китү статьясы буенча җинаять эше кузгатылды.

Басудагы кемнеке?

Полиция хезмәткәрләре егерме тугыз яшьлек Әхмәт авылы кешесенең Кувыково янындагы басудан тугыз төргәк печән урлавын ачыклады. Җинаять эше кузгатылды.

Теркәлмәгән эшкуарлар

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Автобизнес» искәртү чаралары үткәрү барышында Кушнаренко авылында дүрт автосервисның дәүләт теркәве үтми генә эшкуарлык белән шөгыльләнүе ачыкланды. Аларга карата административ беркетмәләр төзелде.

Аккумуляторларын урлаганнар

Тарабердино авылында берәүнең капка каршында торган МАЗ автомобиленнән ике аккумуляторын салдырып алып киткәннәр.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Призывник», «Урман», «Автобизнес» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: