Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
2 декабрь 2019, 17:45

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасыУзган атнада эчке эшләр бүлегендә 65 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында.

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 65 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 159 очрагы ачыкланды, шуларның унбише – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган љчен 144 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.

Озак яткач печән алынмый...

Кушнаренко авылында яшәүче бер кеше полициягә Әхмәт янындагы басудан «Башкирагроинвест» җәмгыятенең печән төргәкләрен урлаулары турында хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре «печәнне җыештырып куярга уйлаган» кешене ачыклады. Ул 29 яшьлек Әхмәт авылы кешесе булып чыкты. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

«Базар» өчен җавап тотачак

Элек хөкем ителгән кырык бер яшьлек Кушнаренко авылы кешесе халык алдында гәзиткә язып булмый торган сүзләр белән полиция хезмәткәрен сүгә. Җинаятьчеләр арасында әйтмешли, хәзер инде ул «базар» өчен җавап тотачак. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Призывник», «Урман» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: