Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
27 ноябрь 2019, 13:00

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы 18-24.11.2019Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 93 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе– җинаятьләр турында.

Җинаять хроникасы 18-24.11.2019

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 93 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе– җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 185 очрагы ачыкланды, шуларның егерме дүрте – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 156 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.

Үтерер дә

Утыз сигез яшьлек Иске Камышлы кешесе егерме яшьлек өйдәш хатынына үтерү белән яный. Мондый янауларның үтерешкә барып җиткән очраклары да күп бит. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Алдакчылар дљньясы

Гади халыкны кем генә алдамый хәзер?! Утыз бер яшьлек бер ханым «Авито» сайтыннан кәрәзле телефон алырга ниятли. Аңа банк картасы номерын һәм паролен күрсәтеп, гариза язарга бланк җибәрәләр. Тегесе шулай эшли дә. Бу аңа кыйммәткә төшә – картасыннан 14500 сум акчасын урлыйлар. Хәзер телефон да, акча да юк. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Егерме тугыз яшьлек бер ханымга кемдер, Мәскәү телефоныннан шылтыратып, үзен банкның иминлек хезмәткәре дип таныта һәм картасыннан акча урларга маташуларын белдерә. Моны булдырмас өчен банк картасының икенче ягындагы саннарны әйтүне сорый. Тегесе әйтә. Шул ук минутта картасыннан өч мең сум акчасы юк була. Менә бит район гәзитен алдырмауның зыяны кайда! Гәзиттән шундый хәлләр турында укып торучылар мондый ахмаклыкны ясамый!

Хатын-кыз белән эчмә!

Кырык яшьлек кушнаренколы кибеттә спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта аның кәрәзле телефонын урлаулары турында полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында телефонны утыз җиде яшьлек бер хатын-кыз урлавы ачыклана. Шунысы да кызык – кайсы кибеттә төнлә аракы эчерәләр икән?

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Призывник», «Урман» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: