Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
18 ноябрь 2019, 12:50

Җинаять хроникасы 11-17.11.19

Җинаять хроникасыУзган атнада эчке эшләр бүлегендә 83 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында.

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 83 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 168 очрагы ачыкланды, шуларның егерме сигезе – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, берсе - бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 132 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.

Антикарак кирәк

Кушнаренко авылында берәүнең автомобиленнән аккумулятор һәм антирадар урлаганнар. Антикарак дигән прибор куясы гына калды инде.

Күңеле киңме, кесәсеме?

Медведерово авылында яшәүче бер кеше үз йортында чит ил гражданын ялган пропискага кертә. Күңеле киңдерме аның, әллә кесәсеме? Полиция хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү үткәрә.

Штангасына кадәр урлаганнар

Район үзәгендә бер кешенең йортыннан алты колонкасы белән музыка үзәген, триммер, DVD-плеер урлаганнар. Хәтта машина дискыларыннан ясалган штанганы да эләктереп киткәннәр. Җинаять эше кузгатылды.

Юлда һәлак булган

22 яшьлек Тарабердино авылы кешесе, водитель таныклыгы булмаган көе, төнге дүртләр тирәсендә Лада-Гранта автомобилендә Бакай–Байталлы юлыннан барганда читкә тљшеп ава һәм фаҗига урынында һәлак була.

*

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Призывник», «Урман» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: