Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
11 ноябрь 2019, 17:28

Җинаять хроникасы 4-11-10.11.2019

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 67 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 146 очрагы ачыкланды, шуларның уналтысы – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 126 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Комның да хакы бар

* Полиция хезмәткәрләре Иске Кормаш карьерында ком чыгару белән шөгыльләнгән экскаватор һәм өч үзбушаткыч автомобильне тоткарлады. Комга килүчеләрнең моңа рөхсәт документлары булмавы ачыкланды. Тикшерү үткәрелә.

*Полиция хезмәткәрләре Кушнаренко авылы кешесенең, юл төзү-ремонтлау идарәлеге хезмәткәрләрен алдап, Иске Кормаш карьерыннан законсыз рәвештә 45 тонна ком алуын ачыклады.

«Комбайнчы»

«Башкирагроинвест» җәмгыяте вәкиле эчке эшләр бүлегенең дежур частена оешма биләмәсеннән комбайн өчен запас частьларны урлаулары турында хәбәр итә. Тикшерү барышында карак ачыкланды. Ул элек мондый кырын гамәлләре өчен берничә тапкыр хөкем ителгән кырык биш яшьлек Кушнаренко кешесе булып чыкты. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Ялган теркәгән өчен

Полиция хезмәткәрләре Яңа Тукмаклы һәм Гуровка авылларында ике таджикистан республикасы гражданын ялган пропискага кертүләрен ачыклады. Бу фактлар буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Призывник», «Ялган акча» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: