Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 88 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 146 очрагы ачыкланды, шуларның егерме бише – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 146 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.
Машинаның кадере беттеме?
Берсеннән-берсе текә чит ил автомобильләре күбәйгәч, үзебездә чыгарылган классиканың кадере беттеме? Автомобиль ишеген бикләмәү генә түгел, ачкычын зажиганиедә, документларын салонда калдырып йөрүчеләр күбәйде.
*Илле җиде яшьлек Воецкое авылы кешесенә карата җинаять эшен тикшерү барышында аның авылдашының «Лада-Гранта» автомобилен алып китње ачыклана.
*Рәсмәкәй авылы кешесе полициягә ихатасыннан ВАЗ-2107 автомобилен алып китүләре турында хәбәр итә. Бу җинаятьне ундүрт яшьлек үсмер кылуы ачыклана.
*Шәрип авылы кешесе полициягә авыл хуҗалыгы колледжы алдыннан аның ВАЗ-2107 автомобилен алып китүләре турында хәбәр итә. Автомобиль табыла. Аны алып китүче ачыклана. Ул каза күрүченең дусы булып чыга. Гариза бирүчегә карата махсус хезмәтләрне ялган чакырган өчен административ беркетмә тљзелә.
Укытучы ышанучан шул
Кушнаренко авылында яшәүче укытучыга берәү кәрәзле телефоннан шылтыратып, үзен банкның иминлек хезмәткәре дип танытып, карта номерын һәм пин-кодын әйтүен сорый. Укытучы халкы ышанучан шул, уйлап та тормый, әйтә. Аның банк картасыннан 11200 сум акчасын урлыйлар. Җинаять эше кузгатылды.
Кем генә килми!
Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзәк казанханәне ремонтларга дип килгән өч чит ил гражданын туктата. Тегеләр үзләрен ялган исемнәр белән атый. Ләкин бармак эзләре буенча тикшерү вакытында аларның өчесе дә Таҗикстан гражданнары булуы ачыклана. Берсе илебез чиген 2014 елда законсыз үткән, икенчесе Россиядә 2008 елдан башлап законсыз яшәгән. Өченчесе, унсигез яшьлеге, урлашканы һәм автомобиль алып киткәне өчен берничә тапкыр хөкем ителгән. Анысы балигъ булмаган җинаятьне вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырылды. Бу гражданнарны илдән куып чыгару мәсьәләсе хәл ителә.
Үсмер генә димәгез
Полиция хезмәткәрләре «Монетка» кибетендә азык-тљлек урлаган вакытта уналты яшьлек үсмерне тоткарлый. Тикшерү барышында аның Уфа шәһәрендә өч авыр җинаять ясаганы өчен федераль эзләүдә булуы ачыклана.
* * *
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Призывник» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.