Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
28 октябрь 2019, 18:03

Җинаять хроникасы 21-27 октябрь

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 76 хәбәр теркәлде, шуларның сигезе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 178 очрагы ачыкланды, шуларның егерме өче – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 145 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.

Чишмә карагы килгән

Полиция хезмәткәрләре тикшерү материаларын караганда өстәмә рәвештә ике вак урлау фактын ачыклый. Карак утыз биш яшьлек Чишмә районы кешесе булып чыга. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Җәяүле дә исерек, шоферы да исерек

* Төнлә алтмыш җиде яшьлек Кушнаренко кешесе исерек хәлдә урам юлыннан бара. Аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый. Автомобиль йөртүче аны күреп өлгерми һәм бәрдертә. Сәрхүш тән җәрәхәтләре белән больницага озатыла.

* ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән Рәсмәкәй авылы кешесен тоткарлый. Аның бу кырын гамәлне икенче тапкыр кылуы ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Ялган дус алдаган

Әлегә ачыкланмаган кеше сим-карта сатып алып, ватсапта берәүнең дусы булып теркәлә һәм аны 9500 сумга алдый. Җинаять эше кузгатылды.

Ә хуҗасы белмәгән дә

Кызыл Күпер авылында яшәүче бер хатын, фатирда торырга керергә ниятләп, белдерүгә күрсәтелгән телефонга шылтырата. Теге кеше алдан алты мең сум акча күчерүне сорый. Акчаны күчергәннән соң шылтыратуларга җавап бирми башлый. Тикшерү барышында фатирның чын хуҗасының бернинди дә белдерү бирмәгәне ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Кайда йөриләрдер

Полиция хезмәткәрләре Әхмәт авылында бер кешенең ике чит ил гражданын ялган рәвештә пропискага кертүен ачыклый. Тегеләре хәзер кайда йөридер. Тикшерү үткәрелә.

Качкын табылды

Полиция хезмәтикәрләре суд карары буенча эзләүдә булган егерме ике яшьлек Кувыково авылы кешесен тоткарлады.

Акчасын талап алганнар

Шәрип авылында ике кеше алтмыш өч яшьлек авылдашларын тукмап, ике мең сум акчасын талап алалар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Телефонсыз яшәп карасын!

Ахлыстино авылында яшәүче бер хатын исерек килеш атна эчендә љч тапкыр махсус хезмәт машиналарын чакырта. Ялган хәбәрләре өчен ул унике тәүлеккә кулга алына. Телефонсыз яшәп карасын инде хәзер!

* * *

Район билүмүсендү «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Торак», «Алкоголь», «Призывник» һәм башка искәртү чаралары үткүрелү.

Полиция мүгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: