Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
21 октябрь 2019, 17:39

Җинаять хроникасы 14-20 октябрь 2019

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 85 хәбәр теркәлде, шуларның бишесе–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 144 очрагы ачыкланды, шуларның унөче – җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 27 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән җиде кеше тоткарланды.

Ярты миллионлык кәнәфи

Кушнаренко авылында яшәүче бер ир билгесез кешеләрнең массаж кәнәфие сатабыз дип, аңардан ниндидер кәгазьгә кул куйдыруларын, ә аның банктан 470 мең сум кредит алу турында документ булып чыгу турында полиция бүлегенә хәбәр итә.
*

Икенче көнне бер хатын шундый ук кресло алу өчен йөз мең сум кредитка кул куйдырулары турында гариза белән мөрәҗәгать итә.
Бу фактлар буенча тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Урамдагы хуҗасызмы?

Әхмәт авылы кешесе үзенең йорты каршында урамда электр эш коралларын калдырып кереп китә. Чыгуына алардан җилләр искән була. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Таныклыксыз йөргән, исерек булган

ЮХИДИ хезмәткәрләре Югары Сәет авылы кешесенә карата административ хокук бозу турында эшне караганда, аның руль артында исерек килеш икенче тапкыр тотылуын ачыклый. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Таганайда айсыз тљндђ

Таганай авылында бер кешенең гаражыннан электр эш кораллары, канистрлар һәм көймә моторын урлыйлар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Корал кулланганнар

Юл-патруль хезмәте инспекторларының туктау турында таләбенә буйсынмыйча, Шевроле-Нива автомобилен йөртүче Кушнаренко авылы буйлап хәрәкәтен дәвам итә. Ул гражданнар сәламәтлегенәһәм гомеренә хәвеф тудыра. Авыр нәтиҗәләрне искәртү максатында полиция хезмәткәрләре корал кулланырга мәҗбүр була.

* * *


Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Торак», «Алкоголь»,«Призывник» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: