Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
15 октябрь 2019, 14:12

Җинаять хроникасы 7-13 октябрь

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 107 хәбәр теркәлде, шуларның бишесе–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 167 очрагы ачыкланды, шуларның унөче– җәмәгать урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнү һәм исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 144 административ беркетмә төзеде. Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.

«Аккумуляторчылар» эшли

Кушнаренко авылында урамда торган ВАЗ-2107 автомобиленең аккумуляторын салдырып киткәннәр. «Аккумуляторчы» ачыкланды. Ул Кушнаренко кешесе булып чыкты. Җинаять эше кузгатылды.

Карап торучы булган

Әхмәт авылында яшәүче бер хатын ВАЗ-2010 автомобилен ихатасында бер атнага караусыз калдырган. Тик караучы табылган – автомобильнең фаркопын сүтеп алганнар, ачкычлар җыелмасын, алюминий баскыч һәм бакча эш коралларын урлап чыкканнар.

Кеше гомере өзелгән

ВАЗ–2015 автомобиленә идарә иткән Чакмагыш районы кешесе төнлә теркәлмәгән һәм утлары янмаган трактор арбасына барып бәрелә. Аның пассажиры фаҗига урынында һәлак була.

Хатынын кыйнаган

Полициягә Шәрип авылы кешесенең хатынына тән җәрәхәтләре ясавы турында материал китерелде. Тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Акчаны банкта саклагыз!

Чыршы-Тартыш авылында бер хатынның йорт верандасыннан көпә-көндез 160 мең сум акчасын урлаганнар. Җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Торак», «Алкоголь» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: