Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
2 октябрь 2019, 16:52

Җинаять хроникасы 23-29.09.2019

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 86 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 133 очрагы ачыкланды, шуларның уны – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 120 административ беркетмә төзеде.

Хуҗасы табылган

Полиция бүлегенә район хакимияте бинасы алдында хуҗасыз унөч сарык ятуы турында хәбәр итәләр. Эзләү чаралары үткәрү нәтиҗәсендә аларның хуҗасы ачыклана. Ул Кушнаренко авылы кешесе булып чыга. Малларын караучысыз йөрткән өчен аңа карата беркетмә төзелә һәм административ комиссиягә җибәрелә.

Велосипедта йөриселәре килгәндер

Кушнаренко кешесенең «Сәламәтлек» физкультура-савыктыру комплексында яныннан велосипеды югала. Эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре велосипедны җиде һәм ун яшьлек ике малай алып китүе ачыклана.

Машина карагы тотылды


Бер үк көнне полициягә Әхмәт һәм Кушнаренко кешеләреннән автомобильләрен алып китүләре турында ике гариза керә. Машина карагы тоткарланды. Ул егерме ике яшьлек кушнаренколы булып чыкты. Аңа карата ике җинаять эше кузгатылды.

Полиция «ятьмәсенә» эләктеләр

* Юл-патруль хезмәте инспекторлары М-7 трассасында Уфа кешесе идарә иткән автомобильне туктата. Салонны карау барышында 95 балык салынган ике капчык, резина көймә, электр кармагы табыла. Браконьерга карата җинаять эше кузгатылды.
* Полиция хезмәткәрләре Кувыково авылы янында Медведерово авылы кешесе идарә иткән мотоциклны туктата. Аны карау барышында резина көймә, өч балык табыла. Тикшерү үткәрелә.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Торак», «Алкоголь» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: