Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
24 сентябрь 2019, 18:23

Җинаять хроникасы 16-22 сентябрь

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 69 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 173 очрагы ачыкланды, шуларның 16е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, ун - вак хулиганлык. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 147 административ беркетмә төзеде.

Урманга `һөҗүм башландымы?

* Эчке эшләр бүлегенә Уфа хайваннар дөньясын саклау хезмәте әйдәүче белгече Калтай авылы янындагы басуда билгесез кешеләр кыр кәҗәсен атуы турында хәбәр итә. Җинаятьчеләр ачыкланды да инде. Алар Кушнаренко авылы һәм Уфа шәһәре кешеләре булып чыкты. Аларны җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе хәл ителә.


*Кушнаренко участок урман хуҗалыгы вәкиле Мәмәк авылы янындагы урманда рљхсәтсез каеннар киселүе турында хәбәр итә. Билгесез затларны эзләү буенча тикшерњ алып барыла.

Сабак ясамаган

Исерек хәлдә транспортка идарә итүче Әхмәт авылы кешесе юл хәрәкәте хезмәткәрләре тарафыннан икенче тапкыр тоткарлана. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.


*

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Бурычлы» һәм «Үсмер-Мәшгульлек!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча әзерләнде.
Читайте нас: