Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
12 сентябрь 2019, 11:19

Җинаять хроникасы 2-8 сентябрь

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 102 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 164 очрагы ачыкланды, шуларның 15е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, икесе - вак хулиганлык. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 144 административ беркетмә төзеде.

Модага кергәнме әллә?

* Первушино авылында яшләүче бер ханым кәрәзле телефон урлаулары хакында хәбәр итә. Җинаять эше кузгатылды.

* Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 36 яшьлек кушнаренколыны кәрәзле телефонын урлаган кешене ачыклады. Ул 26 яшьлек Казарма авылы кешесе булып чыкты. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Баскычка да, капкачка да тынгы юк

* «Трансмост» җәмгыяте вәкиле билгесез затларның М-7 Волга автомобиль юлында урнаштырылган төшү баскычларының рәшәткәләрен урлаулары хакында гариза яза. Әлеге вакыйга буенча тикшерү алып барыла.

* Кушнаренко торак-коммуналь хуҗалыгы вәкиле район үзәгенең Дзержинский һәм Базар урамнарындагы коеларның чуен капкачларын урлаулары турында хәбәр итә. Җинаять ясаучы затлар инде билгеле. Бу кырын гамәлне ике 22 яшьлек кушнаренколы башкаруы ачыкланды. Аларга карата җинаять эше кузгатылды.

Уяулыкны югалтмагыз!

Республика киңлекләрендә ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарны алдау һәм аларның мөлкәтләрен урлау күренешләре ешайды. Җинаятьчеләр газ хезмәте һәм социаль хезмәткәрләр кыяфәтендә йортка кереп, гражданнарның акчасыз калдыралар.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Үсмер. «Игътибар: балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Читайте нас: