Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
26 август 2019, 18:26

Җинаять хроникасы 19-25 август

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 127 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 152 очрагы ачыкланды, шуларның 23е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 120 административ беркетмә төзеде, транспортка исерек хәлдә идарә иткән өчен бер кеше тоткарланды.

Бала-чага да түгел

Үгез авылында бер малайның урамда калдырган велосипедын алып китүләре турында хәбәр иткән идек инде. Полиция хезмәткәрләре бу кырын гамәлне 32 яшьлек шушы авыл кешесе кылуы ачыкланды.

Эшләргә кирәк тә бит..

Полиция хезмәткәрләре Бардовка авылында автомобильдән магнитола урлаган кешене ачыклады. Ул 19 яшьлек шушы авыл кешесе булып чыкты.

Ахта авылыннан 17 һәм Кушнаренкодан 19 яшьлек ике егетнең Керенево авылыннан металл сыныклары урлавы ачыкланды. Тикшерү үткәрелә.

* * *
Үтерү белән янаган

Кушнаренко авылында яшәүче кырык яшьлек хатын шушы авыл кешесенең аның гаиләсенә үтерү белән янавы турында полициягә хәбәр итә. Тикшерү үткәрелә.

Таяк та бер ата

Полиция хезмәткәрләре 63 яшьлек Калтай авылы кешесеннән законсыз сакланган ау мылтыгын һәм тугыз патрон тартып ала. Халык әйтмешли, таяк та елга бер ата. Мылтыктан котылуың хәерле.

Бу юлы айныр да ул...

ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильдә икенче тапкыр исерек хәлдә идарә иткән 29 яшьлек кушнаренколыны тоткарлый һәм махсус бинага илтеп яба. Айнуы озакка барырмы?
* * *
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Үсмер. Җәй», «Игътибар: балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: