Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 85 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 148 очрагы ачыкланды, шуларның 19ы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, берсе– бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү, берсе – вак хулиганлык. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 120 административ беркетмә төзеде, транспортка исерек хәлдә идарә иткән өчен бер кеше тоткарланды.
Ахыры юньлегә бетмәс
ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасына икенче тапкыр исерек килеш идарә иткән 37 яшьлек кушнаренколыны тоткарлады.Җинаять эше кузгатылды.
Авылда шундый хәлләр
Иске Баскак авылы кешесенең дүрт бройлер тавыгын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
*
Яңа Тукмаклы авылы янындагы урмандагы умарталыктан Кушнаренко кешесенең алты умартасын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
*
Үгез авылында бер малайның урамда калдырган велосипедын алып киткәннәр.
*
«Эшкуарлар» үсә
Юл-патруль хезмәте экипажы Кушнаренко авылында иске балалар коляскасына чуен кое люклары салып, металл сыныкларына тапшыру өчен китеп барган 11-12 яшьлек малайларны тоткарлый. Балигь булмаганнар профилактик исәпкә куелды, аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тарттырылды.
Кемгә үч итәләр?
Төнлә В.Паширов исемендәге ял паркындагы фонтанга зыян салалар. Моны эшләүдә шикле кешеләр ачыкланды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Үсмер. Җәй», «Игътибар: балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.