Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
15 август 2019, 18:28

Җинаять хроникасы 5-11 августа

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 105 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 116 очрагы ачыкланды, шуларның 12се – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, икесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 116 административ беркетмә төзеде.

Машина астына кергән

Рәсмәкәй авылыннан эчке эшләр бүлегенә «Сөт» җәмгыятенең аты югалуы турында хәбәр итәләр. Малкайның шушы ук җәмгыятьнең җиңел автомобиле белән бәрелешүе ачыклана.

Мал караклары «ауга» чыга

Эчке эшләр бњлеге малларны караучысыз чыгарып җибәрү хәвефле булуы турында искәртеп торса да, ваемсыз гражданнар бар икән әле. Канлы авылы кешесе аның сарыклары һәм аты югалуы турында полициягә мөрәҗәгать итә. Эзләү барышында атның калдыклары гына табыла. Җинаять эше кузгатылды.

* * *

Әхмәт авылы кешесе кара-чуар төстәге 14 айлык үгезенең кайтмавы турында полициягә мөрәҗәгать итә. Исән булса, табылыр, дип өметләнергә генә кала.

Күршесен үтергән

Воецское авылында ике күрше – хатын 45 яшьлек хатын 57 яшьлек ир арасында гауга чыга. Соңгысы, тимер кисәге алып, хатынны тукмый. Каза күрүче авыр тән җәрәхәтләреннән шунда вафат була. Җинаятьче качып китә. Полиция хезмәткәрләре аны Уфага кергәндә тоткарлый. Җинаять эше кузгатылды.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Үсмер. Җәй», «Игътибар – балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: