Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
6 август 2019, 19:03

Җинаять хроникасы 29.07-7.08.19

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 85 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 139 очрагы ачыкланды, шуларның 17ы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү, берсе – вак хулиганлык. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 118 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарәиткән ике кеше тоткарланды.

Ерак китә алмаган

Кушнаренко авылының «Тополек» төбәгеннән Датсун автомобилен алып китәләр. Полиция хезмәткәрләре автомобильне тоткарлый. Руль артында 24 яшьлек кушнаренколы булып чыга. Җинаять эше кузгатылды.

Дөмбәсләшү булдырылмый калды

Полиция хезмәткәрләре Кушнаренко авылында яшьләрнең төркемләп сугышуын булдырмый калды. Төрле административ хокук бозулар өчен 14 граждан җаваплылыкка тарттырылды. Мондый законсыз чараларда катнашырга маташучылар 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу ихтималлыгы турында искәртелделәр.

Ярый исән калган

23 яшьлек Кушнаренко кешесе төнлә Кушнаренко авылында Киа-Рио автомобиленә идарәне югалтып, юлдан төшеп китә һәм электр баганасына барып бәрелә, аннан якындагы йорт ихатасына кереп китә.

Төрлечә алдыйлар

Республикада үзләрен газ, медицина, социаль хезмәткәрләр дип танытып алдау юлы белән өлкән яшьтәге кешеләрне акчасыз калдыру очраклары ешайды. Уяу булыгыз!

Караучысыз йөртмәгез

Күрше районнарда атһәм сыер маллары урлау очраклары ешайды. Каракларның безнең районга да килеп чыгулары ихтимал. Малларыгызны караучысыз йөртмәгез. Авыл тирәсендә шикле кешеләр күрсәгез, полиция бүлегенә хәбәр итегез.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Үсмер. Җәй» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: