Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
29 июль 2019, 12:34

Җинаять хроникасы 22-28 июля

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 92 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 165 очрагы ачыкланды, шуларның 29ы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү, берсе – вак хулиганлык. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 124 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарәиткән ике кеше тоткарланды.

Үсмергә сыра сатканнар

Полиция хезмәткәрләре Тарабердино авылы кибетендә балигь булмаган үсмергә сыра сату фактын ачыклады.

Телефон табып, акча урлаган

Кушнаренко авылы кешесе мобиль банк хезмәтенә тоташтырылган телефонын югалта. Тапкан кеше аның банк картасындагы акчасын урлый. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре каракны ачыклады. Ул 36 яшьлек Мәләвез районы кешесе булып чыкты.

Алдап чакырганнар

Полиция бүлегенә ВАЗ-2107 автомобилен һәм МТЗ-80 тракторын урлап алып китүләре турында хәбәр итәләр. Тикшерү барышында аларның ялган булуы ачыклана. Бу гражданнар махсус хезмәтләрне күрәләтә ялган чакырганнары өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.

Хәзер җәяү йөрер

ЮХИДИ хезмәткәрләре 38 яшьлек Югары Сәет авылы кешесенең автомобильгә икенче тапкыр исерек хәлдә идарә итүен ачыклады. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Тимер тарта магнит кебек

Ахлыстино, Керенево, Канлы һәм Әхмәт авылларында металл әйберләр урлау очраклары ешайды. Полиция хезмәткәрләре металл сыныклары җыючыларны ачыклый. Алар турында ни дә булса белсәгез, 8-927-927-72-74 телефоны аша җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә хәбәр итегез.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Үсмер. Җәй», «Ялган акча» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: