Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 91 хәбәр теркәлде, шуларның берсе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 157 очрагы ачыкланды, шуларның 23е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү, дүртесе – РФ территориясендә чит ил гражданнарын законсыз хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 107 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.
«Алкоголь» искәртү акциясе үткәргән вакытта юл-партруль хезмәте экипажы Иске Тукмаклы һәм Үгез авыллары арасында җиңел автомобильне туктата. Аның пассажиры – 30 яшьлек Үгез авылы кешесендә спиртлы сыекчалы биш литрлы өч баллон була. Тикшерү вакытында полициянең участок уполномоченныйлары Үгез авылында спиртлы эчемлек сату фактын ачыклый.
59 яшьлек Иске Тукмаклы авылы кешесе эчке эшләр бүлегенә ихатасыннан машинасын алып китүләре турында хәбәр итә. Тикшерү барышында аның автомобилендә гражданлык никахындагы хатынының эшкә китүе ачыклана. Бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Махсус хезмәтне нигезсез чакырган өчен иргә карата административ беркетмә төзелде.
Банк картасы турында мәгълњматны беркемгә дә әйтергә ярамау турында даими язсак та, алданучылар табылып тора. 61 яшьлек бер гражданинга билгесез кеше шылтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип танытып, аның карталары турында мәгълүмат сорый. Тегесе күп уйлап тормый, бирә. Һәм 349 мең сум акчасыз кала. Тикшерү үткәрелә.
Књрше районнарда ат һәм сыер малы урлау очраклары ешайды. Каракларның безнең районга да килеп чыгулары ихтимал. Малларыгызны караучысыз чыгарып җибәрмәгез. Авыл тирәсендә шикле кешеләр йөрүен күрсәгез, полиция бүлегенә хәбәр итегез.
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Үсмер. Җәй», «Мәк» һәм башка искәртү чаралары үткзрелз.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.