Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
15 июль 2019, 17:18

Җинаять хроникасы 08.07-14.07.19

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 126 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 211 очрагы ачыкланды, шуларның 39ы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, дүртесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 154 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Капка төбендә кыйнаганнар

Кушнаренко авылының Базар урамында бер егетне капка төбендә кыйныйлар, башына шешә белән сугалар. Аннан кара төстәге иномаркага утырып китеп баралар. Кинодагы бандитлар диярсең!

Инде юлны сүтәләр

М-7 «Идел» автомагистраленнән 15 данә юл билгеләре һәм 18 билге баганаларын урлаганнар. Юл билгесе булмау сәбәпле авария ясалып, кеше гомере өзелүе ихтималлыгы каракларның башына кереп тә чыкмаган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Бакча йортын басканнар

Киренево авылында Уфа кешесенең дачасыннан металл торбалар, тимер кровать һәм газда пешерү панелен урлаганнар. Җинаять эше кузгатылды.

Үлемтек акчасы дип тормыйлар

Республикада үзләрен газ, медицина, социаль хезмәткәрләр дип танытып, алдау юлы белән өлкән яшьтәге кешеләрне акчасыз калдыру очраклары ешайды. Мәсәлән, Чакмагыш районында ике хатын акча ваклыйбыз, дип, бер әбинең 200 мең сум чамасы акчасын урлыйлар.

Тәртип тәэмин иттеләр

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Первушино аэродромында үткәрелгән республика күләмендәге чарада җәмәгать тәртибен сакладылар. Тәртип бозуга юл куелмады.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Үсмер. Җәй» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әерләде.

Читайте нас: