Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җинаять хроникасы 20-26 май

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 124 хәбәр теркәлде, алтысы – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 180 очрагы ачыкланды, шуларның 12е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 144 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.

Үз илеңдә түгелсең

Полиция хезмәткәрләре миграция турында законнарны бозуның егерме ике очрагын ачыклады. Шуларның дүртесе – төрле дәрәҗәдәге вазыйфалы затлар тарафыннан. Бер чит ил гражданы Россиядән чыгарып җибәрелде. Легаль булмаган мигрантка торак һәм эш биргәне өчен бер кешегә карата җинаять эше кузгатылды.

Авыл шулай яши

* Иске Баскак авылында бер кешенең йортыннан әйберләр урлаганнар. Полиция хезмәткәрләре каракны ачыклады. Ул егерме өч яшьлек шушы авыл кешесе булып чыкты. Урланган әйберләр иясенә кайтарылды. Җинаять эше кузгатылды.
*Кувыково авылында берәүнең ихатасыннан велосипед урлаганнар. Полиция хезмәткәрләре бу кырын гамәлне унбиш яшьлек шушы авыл малае кылуын ачыклады.
*Калтай авылында бер кешенең йортыннан азык-тљлек һәм башка әйберләр урлаганнар. Тикшерњ үткәрелә.
*Төнлә Шәрип авыл китапханәсенә үтеп кереп, аккустик колонка урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
*Кушнаренко авылында берәүнең бикләнмәгән гаражыннан куллануда булган дүрт автомобиль дискысы урлаганнар. Каракның шушы авыл кешесе булуы ачыкланды. Тикшерү үткәрелә.

Наркокурьер тотылды

Полиция хезмәткәрләре район аша үтеп баручы утыз биш яшьлек кешедә сату өчен тәгаенләнгән аеруча зур күләмдә синтетик наркотиклы матдәләр тапты. Ул кулга алынды, җинаять эше кузгатылды.

Үзебезнекеләр генә җитмәгән!

Ике егет Кушнаренко авылындагы «Магнит-Косметик» кибетеннән уналты мең сумлык парфюмерия товарлары урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре аларның Уфа районыннан булуын ачыклады. Аларны эзләү бара. \

Акча алган булыр иде

Полиция хезмәткәрләре Киренево авылы кешесендә законсыз сакланган уналтынчы калибрлы җиде данә патрон таба. Ул патроннарны үз ирке белән илтеп тапшырса, акчалы булыр иде. Ә хәзер үзенә административ штраф түләргә туры килә.

Каракны Уфада тотканнар

Урлашу өчен эзләүдә булган 29 яшьлек Кушнаренко кешесен Уфада тотканнар. Җинаять эше кузгатылды.

Тыелган көнне сыра сатканнар

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме көнне алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итү тыелган булуга карамастан, Калтай авылында сыра сатканнар. Административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Шәхси эшкуарга шактый зур күләмдә штраф яный.

Каникулда ни булыр?

Полиция хезмәткәрләре төнге бердән соң Рәсмәкәй авыл клубында 13-16 яшьлек дүрт баланы ачыклый. Ә клуб мөдире үзе бу вакыт анда булмый. Балалар әти-әниләренә тапшырылды. Клуб мөдиренә карата административ эш кузгатылды.

Күзе тонганчы эчкәч

Кушнаренко авылының үзәк мәйданында «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үткәргән вакытта күзе тонганчы эчкән 55 яшьлек Каратәкә авылы кешесе балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү үчен юлны каплаган полиция автомобиленә килеп бәрелә һәм качып китәргә маташа. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны Кушнаренко авылыннан чыгып барганда тоткарлый. Исерекбаш транспорт чарасына эчкән килеш идарә иткәне һәм юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качып киткәне өчен җаваплылыкка тарттырыла.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Призывник», «Арсенал», «Игътибар – балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: