Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Җинаять хроникасы 13-19 май

Җинаять хроникасы 13-19 май


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 94 хәбәр теркәлде, дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 164 очрагы ачыкланды, шуларның 15е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, дүртесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 147 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.
Ахыры билгеле
ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән биш водительне ачыклады. Аларга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Руль артында эчеп йөрүчеләрнең язмышы ни белән тәмамланасы билгеле – авария ясап имгәнү яки һәлак булу. Ярый әле үзләре генә каза күрсә, бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзүләре бар.
Кайтмаулары бик ихтимал
Район биләмәсендә мал урлау очраклары булып торса да, үз терлекләрен караучысыз чыгарып җибәрүче ваемсыз кешеләр табылып тора. Полиция хезмәткәрләре малны көтүгә чыгару кагыйдәләрен бозуның җиде очрагын ачыклады. Тикшерү материаллары гражданнарны җаваплылыкка тарттыру өчен административ комиссиягә җибәрелде.
Аларга пилорам кирәкми
Авылларда кљн туса ничек җаен табып баш төзәтү турында гына уйлап яшәүче агай-энеләр дә байтак. Моның өчен алар җинаятькә барарга да әзер. Иске Камышлы авылында пилорамнан металл сыныгына тапшыру өчен әйберләрне урлаганнар. Иртәгә күршеләрен таларлармы?
Мошенниклар тотылган
Бакай авылында бер әбинең газ җиһазларын тикшергән булып, егерме ике мең сум акчасын алдап алулары турында хәбәр иткән идек инде. Мошенниклар Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә тоткарланды. Аларның безнең республикада ясалган сигез җинаятьтә катнашулары ачыкланды.
Алданып торалар
Кушнаренко авылында бер хатынның хезмәт хакы күчерелүче банк картасыннан алдау юлы белән акчасын үзләштергәннәр. Алары да тотылыр дип өметләнәбез.
Ярый баласы югалмаган
Район үзәгендә бер хатынның кибет янында бала коляскасында калдырылган кесә телефонын урлаганнар. Җинаять эше ачылды, тикшерү үткәрелә.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Призывник», «Арсенал», «Игътибар – балалар!» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: