Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Җинаять хроникасы 6-12 май

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 106 хәбәр теркәлде, дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 176 очрагы ачыкланды, шуларның 26сы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, берсе – ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 137 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән алты кеше тоткарланды.
Аерым режимны бозган өчен
Полиция хезмәткәрләре аерым янгын хәвефсезлеге режимын бозган өчен җиде кешегә карата беркетмә төзеде. Аларны җаваплылыкка тарттыру өчен материаллар административ комиссиягә җибәрелде.
Үз илеңдә түгелсең
Полициянең участок уполномоченныйлары Россия Федерациясендә миграция турында законнарны бозып яшәгән дүрт Үзбәкстан Республикасы гражданын ачыклады.
Сак булыгыз: руль артында исерекләр!
*ЮХИДИ хезмәткәрләре скутерга исерек хәлдә идарә иткән 41 яшьлек Кушнаренко кешесен тоткарлады.
*Воецской авылы янында юлда «Рено-Сандеро» автомобиле тәкмәч ата, дүрт кеше җәрәхәтләнә. Автомобильгә идарә итњченең исерек булуы ачыклана.
Келәт басканнар
Бакай авылында келәт йозагын ватып кереп, биш капчык ашлык урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
Җинаятьче табылды
Полиция хезмәткәрләре элегрәк Кушнаренко авылындагы келәттән газ плитәсе урлаган каракны ачыклады. Ул район үзәгендә яшәүче хатын-кыз булып чыкты. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Сорап торса ни була?
Якуп авылында бер кешенең хуҗалыгыннан «Шторм» болгаркасын урлаганнар. Полиция хезмәткәрләре каракны ачыклады. Ул шушы ук авыл кешесе булып чыкты. Аңа каратаҗинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Урлаудан курыкмыйлар
Полиция хезмәткәрләре районда малларны караусыз чыгарып җибәрүнең биш очрагын ачыклады. Гражданнарны җаваплылыкка тарттыру өчен материаллар административ комиссиягә җибәрелде.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: